Выбор основного перевода
Открыть комментарий или сравнить с другим переводом
Выбор книги основного перевода
Параллельные места
Ә тормышка керә торган капка кысан, юлы тар, һәм аны азлар гына таба. Мин моны тынычлыгыгыз Миндә булсын дип сѳйләдем. Дѳньяда кайгыларыгыз булыр, ләкин кыю булыгыз: Мин дѳньяны җиңдем. Антиухеягә килгәч, ул Аллаһы мәрхәмәтенең җимешләрен күреп шатланды һәм андагы кешеләрне Раббыга чын күңелдән тугры булып калырга ѳндәде. Җыелыш таралганнан соң күп яһүдләр һәм мәҗүсилектән яһүд диненә күчкән, Аллаһыны хѳрмәт итә торган диндар кешеләр Паул белән Барнаб артыннан бардылар, һәм рәсүлләр, алар белән әңгәмә корып, аларны Аллаһы мәрхәмәтендә торырга үгетләделәр. Яһүд һәм Силас, үзләре пәйгамбәр буларак, бик күп сүзләр әйтеп, туганнарны рухландырдылар һәм ныгыттылар. Анда бераз вакыт торганнан соң, Паул юлга чыкты. Барлык шәкертләрне иманда ныгытып, Гәләтия һәм Фругия аша үтте. һәм, эзәрлекләүләргә карап берегез дә борчылмасын ѳчен, сезне ныгытырга, иманыгызны дәртләндерергә дигән максат белән Мәсихнең Яхшы хәбәрен вәгазьләүдә Аллаһының хезмәттәше булган Тимуте туганыбызны сезнең янга җибәрдек. Безгә эзәрлекләүләр билгеләнгән. Бу турыда сез үзегез дә беләсез. Чынлап та Мәсих Гайсәгә хезмәт итеп, хак дин буенча яшәргә теләүчеләрнең барысы да эзәрлекләнер.
Выбор основного перевода