Выбор основного перевода
Открыть комментарий или сравнить с другим переводом
Выбор книги основного перевода
Параллельные места
Алар һәр кѳн даими рәвештә бердәм күңел белән Аллаһы Йортында булдылар, ѳйләрендә Аллаһыны мактап, шат һәм күндәм күңелдән икмәк сындырып, ризыкны бергәләп ашадылар. Бар халык аларны яратты, Раббы исә коткарылучыларның санын һәр кѳн саен арттырып торды. Утраудагы Саламис шәһәренә килгәч, яһүдләрнең гыйбадәтханәләрендә Аллаһы сүзен вәгазьләделәр. Аларга Яхъя да ярдәм итте. Паул белән Барнаб исә, аларга каршы шаһитлек билгесе итеп, аякларындагы тузанны кактылар һәм Икүниун шәһәренә киттеләр. Һәр шимбә кѳнне ул гыйбадәтханәдә, яһүдләрне һәм грекларны инандырырга тырышып, алар белән сѳйләшеп утырды.
Выбор основного перевода