Җыелыш таралганнан соң күп яһүдләр һәм мәҗүсилектән яһүд диненә күчкән, Аллаһыны хѳрмәт итә торган диндар кешеләр Паул белән Барнаб артыннан бардылар, һәм рәсүлләр, алар белән әңгәмә корып, аларны Аллаһы мәрхәмәтендә торырга үгетләделәр.
Шәкертләрнең күңелләрен дәртләндереп, иманда нык торырга ѳндәделәр. – Аллаһы Патшалыгына керү күп михнәтләр аша булачак, – диделәр.