Выбор основного перевода
Открыть комментарий или сравнить с другим переводом
Выбор книги основного перевода
Параллельные места
Яһүд булмаган кешеләр Паул белән Барнаб әйткән сүзләрне ишетеп куандылар һәм Раббыны сүзе ѳчен данладылар. Мәңгелек тормыш ѳчен сайлап алынганнарның барысы да иман китерделәр. Алар Антиухеягә кайтып җиткәч, бердәмлекне җыеп, үзләре аша Аллаһының нәрсәләр эшләгәнен, Аның яһүд булмаган халыкларга иман ишеген ачканын – барысын да бәйнә-бәйнә сѳйләп бирделәр. Яһүдләр белән яһүд булмаганнар арасында аерма юк, чѳнки бер Раббы – барысының да Раббысы. Аңа мѳрәҗәгать итүчеләрнең һәммәсе ѳчен дә Ул юмарт. Изге язмада болай дип язылган: «Ялварып Раббыга мѳрәҗәгать иткән һәркем котылачак». Чѳнки Аллаһы ихтыяры белән кѳенү котылуга илтүче тәүбәгә китерә; моңа үкенергә кирәкми, ә инде бу дѳнья китергән кѳенү үлемгә китерә.
Выбор основного перевода