Выбор основного перевода
Открыть комментарий или сравнить с другим переводом
Выбор книги основного перевода
Параллельные места
Шаул исә бу үтерүне хуплады. Шул кѳннәрдә Иерусалимдагы мәсихчеләрне нык эзәрлекли башладылар һәм рәсүлләрдән башкалар барысы да Яһүдиянең һәм Самареянең тѳрле урыннарына таралдылар. Аллаһыга бирелгән кешеләр Эстефәнне күмеп куйдылар һәм аның ѳчен бик нык кайгырып еладылар. Ә Шаул мәсихчеләр бердәмлеген газаплый башлады. Ѳйдән-ѳйгә йѳрде, ир-атларны һәм хатын-кызларны сѳйрәп алып чыгып, зинданга япты. Таралышкан мәсихчеләр, кайда гына булсалар да, вәгазь сѳйләп йѳрделәр.
Выбор основного перевода