Выбор основного перевода
Открыть комментарий или сравнить с другим переводом
Выбор книги основного перевода
Параллельные места
Бер кѳнне, кѳндезге ѳчләр тирәсендә, Аллаһының бер фәрештәсе ап-ачык итеп Кѳрнилигә күренде. Фәрештә аның янына килеп: – Кѳрнили! – дип эндәште. Кѳрнили куркып калды, аңа күзләрен текәп: – Нәрсә, әфәнде? – диде. – Синең догаларыңны һәм хәерләреңне Аллаһы корбан итеп хәтерендә калдырды. Ул сине искә алды, – дип җавап бирде аңа фәрештә. – Петер исемле Шимунны алып килергә Яфуга кешеләр җибәр. – Безне бѳтен яһүд халкы алдында мѳхтәрәм, тәкъва һәм тирән хѳрмәт белән Аллаһыдан куркучы йѳзбашы Кѳрнили җибәрде. Ул изге фәрештәдән син сѳйләячәк сүзләрне тыңлау ѳчен сине үз йортына чакырырга дигән боерык алды, – диделәр алар. – Ѳч кѳн элек шушы вакытта, сәгать ѳчтә үз ѳемдә дога кыла идем, – диде Кѳрнили. – Кинәт минем алда аксыл ялтыравык кием кигән бер кеше пәйда булды һәм миңа: «Кѳрнили, Аллаһы синең догаңны ишетте һәм синең хәерләреңне хәтергә алды. Яфудан Петер исемле Шимунны алып килергә кешеләр җибәр. Ул хәзер диңгез буенда яшәүче күнче Шимун ѳендә кунакта», – диде.
Выбор основного перевода