Выбор основного перевода
Открыть комментарий или сравнить с другим переводом
Выбор книги основного перевода
2. Тимофею
1 2 3 4
Параллельные места
Мин Атам вәгъдә иткәнне сезгә җибәрермен; сез исә күкләрдән үзегезгә кодрәт бирелгәнгә кадәр Иерусалим шәһәрендә калыгыз. Сезгә тынычлык калдырам, Үземнең тынычлыгымны сезгә бирәм, әмма сезгә биргәнем дѳнья биргән кебек түгел. Күңелегез борчылмасын һәм курыкмасын. Чѳнки сез, коллыкка тѳшереп, сезне кабат куркынып яшәүгә китерүче рухны түгел, бәлки үзегезне Аллаһы балалары итүче Рухны кабул иттегез. Һәм Аның белән: «Абба, Әти», – дип Аллаһыга мѳрәҗәгать итәбез. гомере буена үлемнән куркып, кол булып яшәгән кешеләрне азат итәр ѳчен, Үзе дә кешеләр кебек булды. Мәхәббәттә курку юк, бәлки камил мәхәббәт куркуны куа. Җәза хакында уйланулар куркыта, куркучы кеше исә мәхәббәттә камилләшмәгән була.
2. Тимофею
1 2 3 4
Выбор основного перевода