Выбор основного перевода
Открыть комментарий или сравнить с другим переводом
Выбор книги основного перевода
2. Тимофею
1 2 3 4
Параллельные места
Чѳнки Яхшы хәбәрдән оялмыйм, ул – һәр иман итүчегә, башта яһүдкә, аннары яһүд булмаганга да, котылу ѳчен Аллаһының кодрәте бит. Иманыбызның һәм мәхәббәтегезнең сәбәбе – сезнең ѳчен күкләрдә саклап тотыла торган ѳмет. Бу ѳмет турында сез элек Яхшы хәбәрнең хак сүзендә ишеткән идегез. Әгәр кем дә кем башка тәгълимат ѳйрәтә һәм Раббыбыз Гайсә Мәсихнең хак сүзләре һәм иман турындагы ѳйрәтү белән килешми икән, Әй, Тимуте! Үзеңә ышанып тапшырылганны сакла. Дѳньяви буш сүзләр, урынсызга гыйлем дип аталган һәм дѳреслеккә туры килмәгән нәрсәләрдән читтә тор. Шулай итеп, Раббыбыз турында шаһитлек бирүдән, Аның хакына тоткын булган миннән дә оялма, әмма, Аллаһы кѳче белән ныгытылып, Яхшы хәбәр ѳчен минем белән бергә газап чик. Сиңа ышанып тапшырылган чын тәгълиматны бездә яшәүче Изге Рух ярдәме белән сакла. Әмма син аек тәгълиматка туры килгәннәрне ѳйрәт. Бу сүзләр хак. Синең бу нәрсәләр турында басым ясап әйтүеңне телим, Аллаһыга иман итүчеләр үзләрен яхшы эшләргә багышласын, чѳнки болар әйбәт һәм кешеләргә файдалы. Исраиллеләргә җиткерелгән кебек, Яхшы хәбәр безгә дә җиткерелде, ләкин алар ул хәбәрне ишетсәләр дә, файдасы булмады, чѳнки алар хәбәрне тыңлаучыларның ышануын уртаклашмадылар. Без исә, ышануыбыз аркасында, Аллаһының тынычлыгын кабул итәбез. Аллаһы: «Ачуым чыгып, Мин ант иттем: алар беркайчан да Минем тынычлыгымны кабул итмәячәк», – диде. Гәрчә, дѳньяны бар иткәннән соң, Аның эшләре инде тәмамланган булса да, Ул шулай дип әйтте. Гайсә Мәсихнең колы, Ягъкубның туганы Яһүдтән Аллаһы-Ата тарафыннан чакырылганнарга, сѳелгәннәргә һәм Гайсә Мәсих ѳчен сакланганнарга:
2. Тимофею
1 2 3 4
Выбор основного перевода