Выбор основного перевода
Открыть комментарий или сравнить с другим переводом
Выбор книги основного перевода
2. Тимофею
1 2 3 4
Параллельные места
наданнарның остазы, тәҗрибәсезләрнең укытучысы син үзең булуына ышанасың һәм, канун белем вә хакыйкатьне гәүдәләндерә, дип саныйсың. Аллаһыга шѳкер, элек гѳнаһ коллары булсагыз да, хәзер үзегез кабул иткән тәгълимат тѳренә чын күңелдән итагать иттегез. Раббыбызның мәрхәмәте исә миңа, артыгы белән, Мәсих Гайсәгә иман итү һәм Аның мәхәббәте белән бергә бирелде. Әгәр кем дә кем башка тәгълимат ѳйрәтә һәм Раббыбыз Гайсә Мәсихнең хак сүзләре һәм иман турындагы ѳйрәтү белән килешми икән, Башкаларны дѳрес тәгълиматта нәсыйхәтләү һәм аңа каршы кешеләрне фаш та итә алу ѳчен, шул тәгълиматка туры килгән тугры сүзне тотарга тиеш. Әмма син аек тәгълиматка туры килгәннәрне ѳйрәт. Сез исә баштан ишеткән нәрсәне күңелләрегездә саклагыз. Әгәр баштан ишеткән нәрсә күңелләрегездә торса, ул чакта сез дә Аллаһының Улында һәм Улының Атасында торачаксыз.
2. Тимофею
1 2 3 4
Выбор основного перевода