Әмма ләкин сездә Аллаһы Рухы яши икән, сез кешелек табигате буенча түгел, бәлки Рух буенча яши торган буласыз. Инде берәүдә Мәсих Рухы юк икән, димәк, ул Аныкы түгел.
Әгәр Гайсәне үледән терелткән Аллаһының Рухы сездә яши икән, ул чакта Мәсихне үледән терелткән Аллаһы, сездә яшәүче Рухы белән, фани тәнегезгә дә тормыш бирәчәк.
Әй, Тимуте! Үзеңә ышанып тапшырылганны сакла. Дѳньяви буш сүзләр, урынсызга гыйлем дип аталган һәм дѳреслеккә туры килмәгән нәрсәләрдән читтә тор.
Тиздән киләм: таҗыңны һичкем тартып алмасын ѳчен, үзеңдә булганны нык тот.