Шуннан соң Паул Дербигә, ә аннары Лустрага килде. Анда Тимуте атлы бер шәкерт бар иде. Аның анасы яһүд, ул да улы кебек үк Гайсәгә иман итүче, ә атасы грек иде.
Бу әмернең максаты исә – саф йѳрәктән һәм саф вѳҗданнан, риясыз иманнан килгән мәхәббәт.
Иман сүзләре һәм һәрвакыт үзең ияргән яхшы тәгълимат белән рухи яктан баеп, боларны имандашларга ѳйрәтсәң, Мәсих Гайсәнең яхшы хезмәтчесе булырсың.