Выбор основного перевода
Открыть комментарий или сравнить с другим переводом
Выбор книги основного перевода
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13
Параллельные места
Фетнә тукталганнан соң Паул шәкертләрне үзе янына чакырып алды, аларның күңелләрен күтәрде һәм, алар белән саубуллашып, Македуния ѳлкәсенә китте. Авыллар, шәһәрләр аша үткәндә, иман итүчеләрне дәртләндереп, күп нәсыйхәт бирде. Паул Грециядә тукталды. Ул анда ѳч ай булды. Су юлы белән Суриягә китәргә дип торганда, яһүдләр аңа һѳҗүм итәргә сүз куештылар. Шуңа күрә ул, Македуния аша кайтырга, дигән фикергә килде. анда имандашым Титусны таба алмаганлыктан, йѳрәгем үз урынында түгел иде. Шунлыктан, андагылар белән хушлашып, мин Македуниягә киттем. Безне һәр яктан кысрыклыйлар, әмма бирешмибез; без аптырашта калдык, әмма ѳметсезлеккә бирелмибез.
Выбор основного перевода