11
Карагыз: Аллаһы ихтыяры белән сез кичергән кѳенеч сездә нинди ихласлык, гаепсез булуыгызны исбатлау теләге, гаеплегә карата нәфрәт, курку, сагыну, тырышлык, гѳнаһлыны җәзалау теләге тудырды! Бу эштә саф булуыгызны сез һәрьяктан күрсәттегез.
Әгәр безнең гаделсезлегебез Аллаһының хаклыгын ачыграк күрсәтә икән, Аллаһы ѳстебезгә ачуын яудырып дѳрес эшләмәде, дип әйтә алабызмы? (Мин биредә кешеләрчә фикер йѳртәм).
Ә сез, елыйсы урында, тагын да тәкәбберләнгәнсез! Андый эш кылучыны арагыздан сѳрергә кирәк иде.
Мондый берәүгә күпләр тарафыннан бирелгән җәза инде җитәрлек.
Караңгылыкның файдасыз эшләрендә катнашмагыз, аларны фаш итегез.