Выбор основного перевода
Открыть комментарий или сравнить с другим переводом
Выбор книги основного перевода
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13
Параллельные места
Хәсрәт кичерүчеләр бәхетле,чѳнки Аллаһы аларны юатыр. Гайсәгә хыянәт иткән Яһүд, Аның үлемгә тартылганын белгәч, эшләгән эшенә үкенеп, баш руханиларга һәм аксакалларга утыз кѳмеш тәңкәне кайтарып бирде һәм: – Гѳнаһ кылдым мин, гѳнаһсызга хыянәт иттем, – диде.– Безгә ни, ул – синең эшең, – дип җавап бирделәр тегеләр. Һәм ул тәңкәләрне Аллаһы Йортында атып бәрде дә, китеп, асылынды. Ѳченче мәртәбә Ул аннан:– Яхъя улы Шимун! Син Мине яратасыңмы? – дип сорады.Петер, Аның: «Син Мине яратасыңмы?» – дип, ѳченче мәртәбә соравына кѳенеп, Аңа:– Раббым! Син бѳтенесен беләсең. Син яратуымны да беләсең, – дип җавап бирде.Гайсә аңа:– Минем сарыкларымны кѳт, – диде. – Моны ишеткәч, иман итүче туганнар тынычландылар һәм Аллаһыны данлап: – Димәк, тормыш бирә торган тәүбә итү юлын Аллаһы яһүд булмаган халыкларга да ачкан, – диделәр. Ә мин Раббыбыз Гайсә Мәсих хачыннан башка һичнәрсә белән мактанырга теләмим, минем ѳчен бу дѳнья шул хачка кадакланды, ә мин – дѳнья ѳчен. Безне тәрбияләгәндә бу гамәл шатлык түгел, ә авырту китерүче чара булып күренә. Ләкин соңрак тәрбия узган кешеләргә ул уңыш китерә: имин вә Аллаһыга мәгъкуль тормыш бирә. Белгәнегезчә, соңыннан ул фатиха алырга теләгән, ләкин кире кагылган. Бу хакта күз яшьләре белән сораса да, булган хәлне берничек тә үзгәртә алмаган. Чѳнки берәрсе, нахакка михнәт чиккәндә, Аллаһы хакында уйлап түземле булса, Аллаһы моны хуш күрә.
Выбор основного перевода