Дѳрестән дә, арагызда фәхешлек, хәтта мәҗүсиләрдә дә булмаган фәхешлек урын алуы турында хәбәрләр бар. Кемдер үги анасын үзенә хатын иткән икән.
Ә сез, елыйсы урында, тагын да тәкәбберләнгәнсез! Андый эш кылучыны арагыздан сѳрергә кирәк иде.
Менә сезгә шул турыда яздым да: килгәч, мине куандырырга тиешлеләрдән миңа кѳенеч булмасын. Мин сезнең һәммәгезгә ышанам, куанычым сезнең һәммәгез ѳчен дә куаныч булыр.
Берәү кѳендергән икән, мине түгел, ә сезнең барыгызны да – һәрхәлдә ниндидер дәрәҗәдә (моны күпертеп күрсәтмәс ѳчен язам) – кѳендергән.
Сезгә ул хатны сынауны үти алдыгызмы һәм сез һәрнәрсәдә тыңлаучанмы икәнлегегезне белү ѳчен яздым.