Мин алар ѳчен генә түгел, бәлки аларның сүзе аркылы Миңа иман китерүчеләр ѳчен дә үтенәм:
Гайсә:– Син Мине күргәнгә ышандың. Күрмичә ышанучылар бәхетле! – дип әйтте.
чѳнки без күзгә күренгән нәрсәләр белән түгел, иман белән йѳрибез.
Хәзер мине җиңүче бүләге – хаклык таҗы кѳтә. Раббы, гадел Хѳкем кылучы, миңа аны соңгы кѳндә бирәчәк. Һәм миңа гына түгел, бәлки Аның килүен сагынып кѳтүчеләрнең барсына да бирәчәк.
Әгәр берәү: «Мин Аллаһыны яратам», – дип әйтсә, ә үзенең имандаш туганына нәфрәтләнсә, ул – ялганчы. Чѳнки үзе күргән туганын яратмаучы кеше күрмәгән Аллаһыны ярата алмый.