Алар каннан да, тән нәфесеннән дә, ир нәфесеннән дә түгел, бәлки Аллаһыдан тудылар.
– Сиңа хак сүз әйтәм: беркем дә, яңадан тумаса, Аллаһы Патшалыгын күрә алмас, – диде аңа Гайсә.
Чѳнки Аллаһының сүзе тере вә куәтле; ул ике ягы да үткен теләсә нинди кылычтан да үткенрәк. Ул безнең эчебезгә шулкадәр тирән үтеп керә ки, җанны рухтан, буыннарны сѳяк җелегеннән аера. Ул безнең йѳрәгебездәге уй-фикерләребезне хѳкем итә.
Яратканнары арасында без беренче җимеш булсын ѳчен, Ул безне, хакыйкать сүзе аша, Үз ихтыяры белән барлыкка китерде.