Гайсә аңа:– Мин – юл, хакыйкать һәм тормыш. Минем аркылы үтмичә, Атам янына беркем дә килә алмаячак.
бәлки безнең ѳчен дә язылды. Раббыбыз Гайсәне үледән терелткән Аллаһыга иман итүчеләр булган безне дә Аллаһы хак санар.
Шуңа күрә, без иман белән акланган, дип игълан ителеп, Раббыбыз Гайсә Мәсих аша Аллаһы белән безнең арада татулык мѳнәсәбәте урнаша.
Мәсих безгә мәрхәмәткә ирешергә мѳмкинлек бирде. Иманыбыз аша бу мәрхәмәттә торабыз. Шуның ѳчен, үзебез Аллаһы данын уртаклашырбыз, дигән ѳмет белән куанабыз.
Халыклар арасында Аллаһы бу сернең бай һәм данлы булуын белдерергә теләде. Бу сер: Мәсих – сездә, Ул – Аллаһы данын уртаклашу ѳчен ѳметегез!