Выбор основного перевода
Открыть комментарий или сравнить с другим переводом
Выбор книги основного перевода
1. Петра
1 2 3 4 5
Параллельные места
Мин аларга мәңгелек тормыш бирәм. Алар һичкайчан да һәлак булмаячаклар, һәм аларны беркем дә Минем кулдан тартып ала алмаячак. Мин инде дѳньяда түгел, ә алар әле дѳньяда. Мин Синең яныңа барам. Изге Атам! Без бер булган кебек, алар да бер булсын ѳчен, аларны Үз исемең белән, Син Миңа биргән исемең белән саклап тор. Моңа гына түгел, бәлки михнәт чигүгә дә шатланабыз. Чѳнки беләбез: михнәт түземлек тудыра, түземлектән тотрыклылык, тотрыклылыктан ѳмет хасил була. Иманыгыз кешеләр акылына түгел, бәлки Аллаһы кодрәтенә нигезләнсен ѳчен, сүзем һәм вәгазем кеше акылының ышандырырлык сүзләренә түгел, бәлки Аллаһы Рухының кодрәтен исбатлауга нигезләнгән иде. Ә инде бу иман килгәнче, бу иман ачылырга тиеш вакытка кадәр, без канун сагы астында кала бирдек.
1. Петра
1 2 3 4 5
Выбор основного перевода