Выбор основного перевода
Открыть комментарий или сравнить с другим переводом
Выбор книги основного перевода
1. Петра
1 2 3 4 5
Параллельные места
Сезгә хак сүз әйтәм: сез еларсыз, үкереп еларсыз, ә дѳнья шатланыр; сез кайгырырсыз, әмма кайгыгыз шатлыкка әйләнер. Шуның кебек сез дә хәзер кайгырасыз; әмма Мин сезне тагын күрәчәкмен, һәм сезнең күңелегез куаначак, һәм куанычыгызны сездән беркем дә ала алмаячак. Мәсих безгә мәрхәмәткә ирешергә мѳмкинлек бирде. Иманыбыз аша бу мәрхәмәттә торабыз. Шуның ѳчен, үзебез Аллаһы данын уртаклашырбыз, дигән ѳмет белән куанабыз. Чѳнки кыска вакытлы җиңелчә газап чигүебез безнең ѳчен чиктән тыш зур мәңгелек дан китерә. Безне тәрбияләгәндә бу гамәл шатлык түгел, ә авырту китерүче чара булып күренә. Ләкин соңрак тәрбия узган кешеләргә ул уңыш китерә: имин вә Аллаһыга мәгъкуль тормыш бирә. Имандашларым, иманыгыз сыналуының сабырлык тудыруын белгәнгә күрә, тѳрле сынауларга эләгүне үзегезгә зур шатлык дип санагыз. Мәсих аша безне Үзенең мәңгелек данына чакырып алган, һәр мәрхәмәтнең чыганагы булган Аллаһы, сез беркадәр газап чиккәннән соң, кѳчегезне кайтарачак, куәт бирәчәк вә ныгытачак һәм үзегезне какшамас итәчәк.
1. Петра
1 2 3 4 5
Выбор основного перевода