Выбор основного перевода
Открыть комментарий или сравнить с другим переводом
Выбор книги основного перевода
1. Петра
1 2 3 4 5
Параллельные места
Чѳнки, Аллаһы Улы күп санлы туганнары арасында беренче туган Угыл булсын ѳчен, Аллаһы алдан кемнәрне сайлаган булса, шуларны ук Үз Улына охшаш булырга алдан билгеләде дә. Кайберләрегез менә шундый иде. Әмма Раббыбыз Гайсә Мәсих исеме һәм Аллаһыбыз Рухы белән юылып чистарындыгыз, изге ителдегез һәм Аллаһы тарафыннан акландыгыз. Сезнең ѳчен, имандаш туганнар, Раббының сѳеклеләре, без һәрвакыт Аллаһыга рәхмәтләр әйтергә тиешбез, чѳнки Рухның сезне изге итүе аркылы, хакыйкатькә ышануыгыз аркылы Аллаһы сезне беренче булып котылу ѳчен сайлады. Шуңа күрә, әйдәгез, Аллаһыга ихлас күңел вә иман ышанычлылыгы белән, күңелләребез гѳнаһлы вѳҗданнан чистарынган, тәннәребез чиста су белән юылган хәлдә Аллаһыга якынайыйк. Сез яңа килешүне Урнаштыручы булган Гайсә янына вә Аның Һабил каныннан әйбәтрәк сѳйләүче сибелгән каны янына килдегез. Әмма ләкин Исраил халкы арасында ялган пәйгамбәрләр дә булганнар. Шулай ук, сезнең арагызда да ялган ѳйрәтүчеләр булыр. Алар яшерен рәвештә һәлакәткә китерүче ялган тәгълиматны арагызда тарата башларлар, хәтта үзләрен йолып алган Хѳкемдарны да инкяр итеп, үз ѳсләренә кѳтелмәгән һәлакәт китерерләр.
1. Петра
1 2 3 4 5
Выбор основного перевода