Выбор основного перевода
Открыть комментарий или сравнить с другим переводом
Выбор книги основного перевода
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16
Параллельные места
Дѳньяны изгеләр хѳкем итәчәген белмисезме әллә? Әгәр дѳньяны сез хѳкем итәсез икән, ул вакытта сез әһәмиятсез эшләрне хѳкем итә алмассызмы? Фәрештәләрне хѳкем итәчәгебезне белмисезме әллә? Кѳндәлек дәгъваларны хѳкем итәргә сәләтебез җитмәсме? Һүменәй белән Искәндәр алар арасында иде, мин аларны, кѳфер сүзләр сѳйләмәскә ѳйрәнсеннәр дип, шайтан кулына тапшырдым. Шуңа күрә Яхшы хәбәр инде үле булганнарга да игълан ителде. Чѳнки, барлык кешеләрнеке кебек, тәннәре үлемгә тапшырылса да, алар рухлары белән Аллаһы кебек яшиләр. Җанвар белән ялган пәйгамбәр ташланылган утлы һәм күкертле күлгә аларны алдаучы иблис тә ыргытылды. Алар анда кѳне-тѳне һәм мәңге газапланачаклар!
Выбор основного перевода