Выбор основного перевода
Открыть комментарий или сравнить с другим переводом
Выбор книги основного перевода
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16
Параллельные места
Имандашлар, сезнең хакка мин боларны үземә һәм Апуллуска карата кулландым. Изге язмада язылганнан тыш акыл сатмаска ѳйрәнүегезне телим, һәм һичкем берәүне башка берәү алдында мактап ѳстен куймасын. Мин яныгызга килмәс дип, сезнең кайберләрегез масайган. Аның килүе сәбәпле генә түгел, бәлки Титуска күрсәткән ярдәмегез белән юатты. Мине сагынуыгыз, минем ѳчен тырышуыгыз һәм кѳенүегез турында сѳйләп, ул мине тагын да күбрәк куандырды. Карагыз: Аллаһы ихтыяры белән сез кичергән кѳенеч сездә нинди ихласлык, гаепсез булуыгызны исбатлау теләге, гаеплегә карата нәфрәт, курку, сагыну, тырышлык, гѳнаһлыны җәзалау теләге тудырды! Бу эштә саф булуыгызны сез һәрьяктан күрсәттегез.
Выбор основного перевода