Выбор основного перевода
Открыть комментарий или сравнить с другим переводом
Выбор книги основного перевода
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16
Параллельные места
– Аллаһы Патшалыгының серләре сезгә ачылган, – диде Гайсә аларга, – ә башкаларга, тышта торганнарга, кинаяле хикәяләр белән әйтелә. Арагыздагы башка берәүгә дәгъвасы булган кеше, изгеләр алдында түгел, бәлки имансызлар алдында хѳкем ителергә ничек батырчылык итәр икән? Дѳньяны изгеләр хѳкем итәчәген белмисезме әллә? Әгәр дѳньяны сез хѳкем итәсез икән, ул вакытта сез әһәмиятсез эшләрне хѳкем итә алмассызмы? Фәрештәләрне хѳкем итәчәгебезне белмисезме әллә? Кѳндәлек дәгъваларны хѳкем итәргә сәләтебез җитмәсме? Ә кѳндәлек дәгъваларны хәл итәргә кирәк булганда сез имансызларны хакимнәр итеп куясызмы? Чит кешеләр белән, һәрбер уңайлы очрактан файдаланып, тѳпле акыл белән мѳгамәлә кылыгыз.
Выбор основного перевода