Выбор основного перевода
Открыть комментарий или сравнить с другим переводом
Выбор книги основного перевода
1 2 3 4 5
Параллельные места
Аллаһыны беркем, беркайчан күрмәгән. Аны Ата ѳчен иң якын булган бердәнбер Улы ачып бирде. Мѳбарәк һәм бердәнбер Хаким, патшаларның Патшасы һәм хуҗаларның Хуҗасы, бердәнбер үлмәс, якын бара алмаслык яктылыкта торучы, кешеләрдән һичкем күрмәгән һәм күрүе дә мѳмкин булмаган Аллаһы Мәсихне үз вакытында күрсәтәчәк. Аллаһыга хѳрмәт һәм мәңгелек хакимлек булсын! Амин. Ә Аның сүзләрен үтәүче кешедә Аллаһы мәхәббәте чыннан да камилләшкән була: шуның аша без Аңарда булуыбызны беләбез. Шулай итеп, хѳкем кѳнендә без ышаныч белән тора алсын ѳчен, мәхәббәтебез камилләште. Чѳнки Гайсә ничек булса, без дә бу дѳньяда шундый булабыз.
Выбор основного перевода