Кем Аллаһыдан булса, ул Аллаһы сүзләрен тыңлар; ә сез, Аллаһыдан булмаганга күрә, тыңламыйсыз.
Ул Яклаучы-Юатучы – хакыйкать Рухы. Дѳнья Аны күрмәгәнгә һәм белмәгәнгә кабул итә алмый, ә сез Аны беләсез, чѳнки Ул сезнең белән калачак һәм сездә булачак.
Үзен пәйгамбәр яки рухи яктан бик сәләтле дип исәпләгән кеше сезгә язганнарымның Раббы әмере икәнен танысын.
Рух исә ачык әйтә: соңгы вакытларда кайберәүләр, алдакчы рухларга һәм җен ѳйрәтүләренә колак салып, иманнан кире чигенерләр.