Выбор основного перевода
Открыть комментарий или сравнить с другим переводом
Выбор книги основного перевода
1 2 3 4 5
Параллельные места
Яныгызга сарык тиресе ябынып килүче ялган пәйгамбәрләрдән сакланыгыз: тире ябынган ерткыч бүреләр алар. Гайсә җавап бирде:– Сак булыгыз, сезне алдамасыннар! Аллаһыданмы, түгелме икәнен белү ѳчен бар нәрсәне сынап карагыз, яхшылыкка нык тотыныгыз, Әмма ләкин Исраил халкы арасында ялган пәйгамбәрләр дә булганнар. Шулай ук, сезнең арагызда да ялган ѳйрәтүчеләр булыр. Алар яшерен рәвештә һәлакәткә китерүче ялган тәгълиматны арагызда тарата башларлар, хәтта үзләрен йолып алган Хѳкемдарны да инкяр итеп, үз ѳсләренә кѳтелмәгән һәлакәт китерерләр. Балаларым! Хәзер соңгы вакытлар. Мәсихнең дошманы киләчәге хакында сез ишеткән идегез инде. Хәзер Мәсихнең күп дошманнары чыктылар. Ахыргы вакыт җиткәнен шуннан беләбез дә инде. Гайсә Мәсихнең тәндә килүен инкяр итүче күп ялганчылар дѳньяга чыктылар. Андый кешеләр – ялганчылар һәм Мәсих дошманнары.
Выбор основного перевода