Әмма Аллаһы безгә булган мәхәббәтен шуның белән исбат итә: Мәсих без әле гѳнаһлылар булган чакта ук безнең ѳчен үлде.
Чѳнки без Аллаһыга дошман булган вакытта, Улының үлеме аркылы Аллаһы белән татуланганбыз икән, бигрәк тә хәзер, татулангач, Аның тормышы белән котылачакбыз.
Мәсих гѳнаһларыбызның, безнең генә түгел, бәлки бѳтен дѳньяның да гѳнаһлары кичерелүен алып килүче һәм Аллаһы белән татулаштыручы корбан булды.