Выбор основного перевода
Открыть комментарий или сравнить с другим переводом
Выбор книги основного перевода
1 2 3 4 5
Параллельные места
Ә Мин сезгә әйтәм: дошманнарыгызны яратыгыз һәм сезне эзәрлекләүчеләр ѳчен дога кылыгыз. Шулай эшләп, сез Күктәге Атагызның балалары булуыгызны күрсәтерсез. Чѳнки Аллаһы кояшын рәхимлеләр ѳчен дә, явызлар ѳчен дә чыгара һәм яңгырын гаделләргә дә, гаделсезләргә дә яудыра. – Иң мѳһим әмер, – дип җавап бирде Гайсә, – «Тыңла, Исраил! Раббы Аллаһыбыз – бердәнбер Раббы! Раббы Аллаһыңны бѳтен йѳрәгең, бѳтен җаның, бѳтен акылың һәм бѳтен кѳчең белән ярат». Ә менә икенчесе: «Якыныңны үзеңне яраткан кебек ярат». Бу әмерләрдән дә бѳегрәге юк. Сезгә яңа әмер бирәм: бер-берегезне яратыгыз. Мин сезне яраткан кебек, сез дә бер-берегезне яратыгыз. Электән үк сез ишеткән хәбәр: без бер-беребезне яратырга тиешбез.
Выбор основного перевода