2
Шуңа күрә, Мәсих тәгълиматының иң башлангыч ѳлешен калдырып, камилрәгенә күчик. Үлемгә китерүче эшләрдән тәүбә итүгә, Аллаһыга инануга, шулай ук суга чумдырылу йолалары, кулларны кую, үлгәннәрнең терелүе вә мәңгелек хѳкем турындагы тәгълиматка янә нигез сала башламыйк инде.
– Һәркайсыгыз, гѳнаһларыгыз кичерелсен ѳчен, тәүбә итеп, Гайсә Мәсих исемендә чумдырылу йоласын үтегез, һәм сез Аллаһының бүләген – Изге Рухны кабул итәрсез.
Аларны рәсүлләр алдына бастырдылар. Рәсүлләр аларның башларына кулларын куеп дога кылдылар.