Выбор основного перевода
Открыть комментарий или сравнить с другим переводом
Выбор книги основного перевода
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13
Параллельные места
Сездә игелекле эш башлаган Аллаһы аны Мәсих Гайсә килер кѳнгә чаклы дәвам итәр һәм ахырына җиткерер дип инанам. мин моны, алар мәхәббәттә берләшеп, күңелләре күтәрелсен һәм тѳшенү алып килә торган ышануның тулы байлыгына ия булсыннар ѳчен эшлим. Шул рәвешчә алар Аллаһының серен – Мәсихне белерләр. Ә Мәсих Аллаһы йорты ѳчен җаваплы Угыл буларак тугрылыклы; Аның йорты исә – без, әгәр дә инде кыюлыкны вә ѳметкә ышанычыбызны ахырга кадәр сакласак. Чѳнки без барыбыз да, әгәр дә ахырга кадәр баштагы ышанычыбызга нык тотынсак, Гайсә белән бер үк юлдан барачакбыз.
Выбор основного перевода