Выбор основного перевода
Открыть комментарий или сравнить с другим переводом
Выбор книги основного перевода
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13
Параллельные места
Кем шушы иң түбәннәрнең берсенә Минем шәкертем булганы ѳчен эчәргә дип бер чынаяк салкын су бирә, хак сүз әйтәм: әҗереннән мәхрүм калмаячак. Ә хәзер изгеләргә хезмәт итү ѳчен, Иерусалимга барам. Сез иман аркылы башкарган эшләрне, мәхәббәт белән илһамландырылган авыр хезмәтегезне һәм Раббыбыз Гайсә Мәсихкә ѳмет баглап нык торуыгызны Аллаһыбыз һәм Атабыз алдында без һәрвакыт исебездә тотабыз. Сезнең газап чигүегезгә гаепле кешеләргә кайгы-хәсрәт бирү, ә сезгә, җәфа чигүчеләргә, һәм безгә тынычлык бүләк итү – Аллаһы алдында гадел. Ул моны Раббы Гайсә күкләрдән Үзенең куәтле фәрештәләре белән ялкынланып янып торган утта килгәндә эшләр. Раббы Гайсә Аллаһыны белмәүчеләрне һәм Раббыбыз Гайсә турындагы Яхшы хәбәрне тыңламаучыларны җәзага тартыр.
Выбор основного перевода