Икенче кѳнне Яхъя пәйгамбәр, каршына килүче Гайсәне күреп, әйтте:– Менә дѳньяның гѳнаһын Үз ѳстенә алучы Аллаһы Бәрәне.
узып баручы Гайсәне күреп:– Менә, карагыз, Аллаһы Бәрәне, – диде.
бәлки гаепсез һәм пакь бәрән кебек булган Мәсихнең кадерле каны белән йолындыгыз.
Яхъядан Асия ѳлкәсендәге иман итүчеләрнең җиде бердәмлегенә: Хәзер Булучы, Булган һәм Киләчәк Зат – Аллаһыдан һәм Аның тәхете каршында торучы җиде рухтан,
Тәхет ягыннан яшен яшьни, авазлар һәм күк күкрәгән тавышлар чыга иде. Ә тәхет алдында Аллаһының җиде рухы булган җиде ут яктырткычы янып тора иде.
Тәхет каршында кристаллга охшаулы пыяла диңгез сыман нәрсә бар; һәм тәхетнең дүрт ягында дүрт җан иясе тора иде. Ул җан ияләренең аллары һәм артлары күп күзләр белән тулы иде.