Выбор основного перевода
Открыть комментарий или сравнить с другим переводом
Выбор книги основного перевода
Параллельные места
Шуңа күрә күктәгеләрнең, җирдәгеләрнең һәм җир астындагыларның барысы да Гайсә исеме алдында тез чүксен, Һәм Ата Аллаһының даны ѳчен һәрбер тел Гайсә Мәсихне Раббы дип икърар итсен дип, Аллаһы Аны барысыннан да югары күтәрде һәм Аңа бѳтен исемнән бѳегрәк исем бирде. Мѳбарәк һәм бердәнбер Хаким, патшаларның Патшасы һәм хуҗаларның Хуҗасы, бердәнбер үлмәс, якын бара алмаслык яктылыкта торучы, кешеләрдән һичкем күрмәгән һәм күрүе дә мѳмкин булмаган Аллаһы Мәсихне үз вакытында күрсәтәчәк. Аллаһыга хѳрмәт һәм мәңгелек хакимлек булсын! Амин. һәм Үзенең Атасы Аллаһыга хезмәт итү ѳчен безне руханилар патшалыгы итеп куйган Гайсәгә мәңге дан һәм кодрәт булсын. Амин. Шул мизгелдә үк мине Рух биләп алды. Һәм менә, күктә тәхетне һәм тәхеттә Утыручыны күрдем. Җан ияләре тәхеттә Утыручы мәңге Яшәүчегә дан, хѳрмәт һәм рәхмәт белдергән вакытта, Шуннан соң мин тәхеттә Утыручының уң кулында эчке һәм тышкы ягына язылган һәм җиде мѳһер белән мѳһерләнгән язма тѳргәген күрдем. Һәм алар әйттеләр: «Ѳстебезгә авып тѳшегез һәм безне тәхеттә Утыручының йѳзеннән һәм Бәрәннең ачуыннан яшерегез! Алар: «Котылу тәхеттә утыручы Аллаһыбыздан һәм Бәрәннән килә!» – дип кычкырып әйттеләр.
Выбор основного перевода