Выбор основного перевода
Открыть комментарий или сравнить с другим переводом
Выбор книги основного перевода
Параллельные места
һәм үзегез дә тере ташлар кебек рухи йорт булып тѳзелегез. Шулай итеп, Гайсә Мәсих аша Аллаһыга мәгъкуль дѳньяви булмаган корбаннар китерүче изге руханилар булырсыз. Әмма сез – караңгылыктан Үзенең гаҗәеп яктылыгына Чакыручының шѳһрәтле эшләрен игълан итү ѳчен сайланган нәсел, патша-руханилар, изге халык, Аллаһының Үз халкы. һәм Үзенең Атасы Аллаһыга хезмәт итү ѳчен безне руханилар патшалыгы итеп куйган Гайсәгә мәңге дан һәм кодрәт булсын. Амин. Беренче терелүдә катнашучылар бәхетлеләр һәм изгеләр. Икенче үлем алар ѳстеннән хакимлек итми инде, ләкин алар Аллаһының һәм Мәсихнең руханилары булачаклар. Алар Мәсих белән бергә мең ел буе патшалык итәчәкләр.
Выбор основного перевода