Выбор основного перевода
Открыть комментарий или сравнить с другим переводом
Выбор книги основного перевода
Параллельные места
Шул мизгелдә үк мине Рух биләп алды. Һәм менә, күктә тәхетне һәм тәхеттә Утыручыны күрдем. Ул, килеп, тәхеттә Утыручының уң кулыннан язма тѳргәген алды. Күктә һәм җирдә, җир астында һәм диңгездә һәммә яратылган затның һәм анда булган һәммә нәрсәнең: «Тәхеттә Утыручыга һәм Бәрәнгә мәңге-мәңге мактау, хѳрмәт, дан һәм кодрәт булсын», – дип әйтүләрен ишеттем. Һәм алар әйттеләр: «Ѳстебезгә авып тѳшегез һәм безне тәхеттә Утыручының йѳзеннән һәм Бәрәннең ачуыннан яшерегез! Алар: «Котылу тәхеттә утыручы Аллаһыбыздан һәм Бәрәннән килә!» – дип кычкырып әйттеләр. Шуңа күрә Алар Аллаһы тәхете алдында торалар, Аның Йортында Аңа кѳне-тѳне хезмәт итәләр. Тәхеттә Утыручы алар ѳстендә Үзенең чатырын корачак. Аннары, егерме дүрт аксакал һәм дүрт җан иясе йѳзтүбән капланып, тәхеттә утыручы Аллаһыга: «Амин! Раббыны мактагыз!» – дип, сәҗдә кылдылар.
Выбор основного перевода