Выбор основного перевода
Открыть комментарий или сравнить с другим переводом
Выбор книги основного перевода
Параллельные места
Алар Антиухеягә кайтып җиткәч, бердәмлекне җыеп, үзләре аша Аллаһының нәрсәләр эшләгәнен, Аның яһүд булмаган халыкларга иман ишеген ачканын – барысын да бәйнә-бәйнә сѳйләп бирделәр. чѳнки анда, дошманнар күп булуга да карамастан, нәтиҗәле хезмәт итү ѳчен ишекләр киң ачылды миңа. Бер үк вакытта, Мәсих сере турында игълан итү ѳчен Аллаһы безгә ишек ачсын дип, безнең ѳчен дә дога кылыгыз – мин менә шуның ѳчен тоткынлыкта бит. Синең хәсрәт чигүеңне һәм фәкыйрьлегеңне беләм, әмма син бай. Үзләрен яһүдләр дип атаучыларның сине хурлауларын күтәргәнеңне беләм. Алар яһүдләр түгел, бәлки шайтан җыены. Алда сине кѳткән һичнәрсәдән курыкма. Синең кешеләреңне сынар ѳчен, арагыздан кайберләрегезне иблис тѳрмәгә утыртачак һәм ун кѳн буе алар хәсрәт кичерәчәк. Үлгәнгә тикле тугры бул, һәм сиңа тормыш таҗы бирәчәкмен. Рухның бердәмлекләргә әйткәнен колагы булган ишетсен. Җиңүче икенче үлемнән һичнинди зыян күрмәс». Пергәм бердәмлегенең фәрештәсенә яз: «Ике ягы да үткен кылычы булган Зат болай дип әйтә: Синең кайда яшәвеңне беләм: анда шайтан тәхете тора. Син Миңа булган иманыңны саклап тотасың. Сездә, шайтан яшәгән җирдә, тугры шаһитем Антипас үтерелгән вакытта да син Миңа булган иманыңнан ваз кичмәдең.
Выбор основного перевода