Выбор основного перевода
Открыть комментарий или сравнить с другим переводом
Выбор книги основного перевода
Параллельные места
Белеп тор, соңгы кѳннәрдә авыр вакытлар булачак. Чѳнки кешеләр үзләрен генә сѳючән, байлык яратучан, мактанчык, һавалы һәм хурлаучан булырлар; алар ата-аналарына буйсынмаслар, яхшылыкны белмәсләр, изге нәрсәләрне ихтирам итмәсләр. Алар мәхәббәтсез, килешмәүчән, яла ягучан, тотнаксыз, шәфкатьсез булырлар һәм яхшылыкны дошман күрерләр; алар хыянәтче, оятсыз, тәкәббер булыр һәм, Аллаһыны яратуга караганда, ләззәтне күбрәк яратырлар. Тышкы яктан иман тотучы булып күренерләр, ә иман тотуның кѳчен инкяр итәрләр. Андыйлардан ерак тор. Андыйлар сиздермичә генә йортларга керәләр һәм гѳнаһка баткан вә тѳрле азгын теләкләрнең кубызына биюче бәхетсез хатын-кызларның күңелләрен биләп алалар. Бу хатыннар исә һәрвакыт ѳйрәнәләр, әмма беркайчан да хакыйкатьне аңлауга ирешә алмыйлар. Янис һәм Ямбрис Мусага каршы килгән кебек, бозык акыллы һәм иманда файдасыз булган бу кешеләр шулай ук хакыйкатькә каршы киләләр.
Выбор основного перевода