Выбор основного перевода
Открыть комментарий или сравнить с другим переводом
Выбор книги основного перевода
Параллельные места
Чѳнки, ул вакытта, дѳнья яратылганнан бирле бүгенге кѳнгә кадәр булмаган һәм булмаячак зур афәт килер. Чыдамлыгыгыз белән тормышыгызны коткарырсыз. Ә инде үзебез күрмәгән нәрсәгә ѳметләнәбез икән, ул чакта моны сабырлык белән кѳтәбез. Элек Изге язмада язылганнарның барысы да, алар биргән сабырлык һәм илһам аша бездә ѳмет булсын дип, безгә нәсыйхәт бирү ѳчен язылган. Сез барлык кешеләргә хас булган сынауга гына дучар буласыз. Аллаһы Үз вәгъдәсенә турылыклы һәм Ул сез чыдый алмаслык сынауны рѳхсәт итмәячәк. Сыналган вакытыгызда түзеп тору ѳчен, сезгә котылу юлын да күрсәтәчәк. Шайтан йогынтысы астында канунсыз зур кѳч, ялган галәмәтләр, ялган могҗизалар күрсәтеп килер. Әгәр түзәбез икән, Аның белән патшалык та итәрбез; Әгәр Аннан баш тартсак, Ул да бездән баш тартыр. Ләкин Аллаһы ихтыярын үтәр ѳчен сезгә сабырлык кирәк, аны үтәгәннән соң Аллаһы вәгъдә иткәнне алырсыз. Имандашларым, иманыгыз сыналуының сабырлык тудыруын белгәнгә күрә, тѳрле сынауларга эләгүне үзегезгә зур шатлык дип санагыз. Сынауларга түзгән кеше бәхетле: алар аша узып, ул Аллаһы Үзен сѳючеләргә вәгъдә иткән тормыш таҗын алачак. Коткыга бирелгәннәрнең берсе дә: «Бу коткы Аллаһы тарафыннан җибәрелгән», – дип әйтергә тиеш түгел, чѳнки явызлык Аллаһыны вәсвәсәләндерә алмый һәм Аллаһы Үзе беркемне дә вәсвәсәләндерми. Ләкин һәркемне дә үзенең үк кызыктырып алып кереп китүче һәм аны тозакка эләктерүче хайвани теләкләре вәсвәсәгә кертә.
Выбор основного перевода