Ә тормышка керә торган капка кысан, юлы тар, һәм аны азлар гына таба.
Шулай итеп, Мине кешеләр алдында икърар иткән кешене Мин дә Күктәге Атам алдында икърар итәрмен.
Шул кѳннәрнең берсендә иман итүчеләр арасыннан Петер торып басты. Анда йѳз егермегә якын кеше бар иде.
Аллаһы Ата Үз каршында саф, тапсыз санаган табыну – ятимнәрнең, тол хатыннарның кайгылары белән уртаклашып, алар турында кайгырту һәм үзеңне, нәҗесләмичә, фани дѳньядан саклау.