Выбор основного перевода
Открыть комментарий или сравнить с другим переводом
Выбор книги основного перевода
Параллельные места
Мин сезнең хакта Аллаһы кайгыртуы белән бик нык кайгыртам бит. Чѳнки мин сезне бер генә иргә – Мәсихкә ярәштем, һәм сезне Аның алдына гыйффәтле кыз кебек китереп бастырырга телим. Иман итүчеләр бердәмлеген яраткан һәм Үз тормышын корбан иткән Мәсих кебек, ирләр, сез дә хатыннарыгызны яратыгыз. Ул бердәмлекне изгеләндерү ѳчен Үзен корбан итте һәм сүз аша су белән пакьләндерде. Ул моны бердәмлекне бик гүзәл, һичнинди тапсыз, җыерчыксыз һәм башка җитешсезлекләрсез, ягъни изге һәм керсез итеп Үз алдына китерү ѳчен эшләде. Чѳнки ул рәссамы вә тѳзүчесе Аллаһы булган, мәңгелек нигезле шәһәрне кѳткән. Җиңүчене Мин Аллаһым Йортының баганасы итеп куячакмын, һәм ул инде аннан чыкмаячак. Аның ѳстенә Аллаһымның исемен һәм күктән, Аллаһымнан иңәчәк шәһәрнең – яңа Иерусалимның исемен һәм Үземнең яңа исемемне язачакмын.
Выбор основного перевода