Выбор основного перевода
Открыть комментарий или сравнить с другим переводом
Выбор книги основного перевода
Параллельные места
– Шуңа күрә Мин сиңа әйтәм: син – Петер һәм бу кыяда Мин Үземә иман итүчеләр бердәмлеген тѳзиячәкмен. Аны үлем патшалыгы җиңә алмас. Һәм, Атам Миңа биргән кебек, Мин дә сезгә патшалык итү хокукын бирәм. Шулай итеп, сез Минем Патшалыгымдагы табында ашаячаксыз, эчәчәксез һәм, Исраилнең унике кабиләсе ѳстеннән хакимлек итеп, тәхетләрдә утырачаксыз. Миңа Аллаһы тарафыннан бирелгән үзенчәлекле хезмәтне икърар иткәч, иман итүчеләр бердәмлегенең терәкләре дип исәпләнгән Ягъкуб, Кифас һәм Яхъя, уртак хезмәтебез билгесе итеп, минем һәм Барнабның кулларын кыстылар. Без яһүд булмаганнар янына, ә алар яһүдләр янына барырга дип килештек. Сез рәсүлләр һәм пәйгамбәрләр салган нигезгә бина итеп тѳзелгәнсез. Мәсих Гайсә исә – бу нигезнең иң мѳһим почмак ташы.
Выбор основного перевода