Выбор основного перевода
Открыть комментарий или сравнить с другим переводом
Выбор книги основного перевода
Параллельные места
Имандашлар, үзем сѳйләгән Яхшы хәбәрне исегезгә тѳшереп китәм. Сез аны кабул иттегез һәм анда нык торасыз. Мин игълан иткән Яхшы хәбәр сүзләрен тотсагыз, котыласыз. Югыйсә, юкка гына иман китергән булып чыгасыз. Чѳнки һәрнәрсәдән элек мин үзем кабул иткәнне сезгә тапшырдым, ә иң мѳһиме: Мәсих, Изге язмада язылганча, безнең гѳнаһларыбыз ѳчен үлде, күмелде һәм, Изге язмада әйтелгәнчә, ѳченче кѳндә үледән терелтелде, элек Кифаска, аннан соң унике рәсүлгә күренде. Шуннан бер үк вакытта биш йѳздән артык имандашка күренде. Аларның күбесе әлегә кадәр исән-сау, ә кайберләре инде үлде. Шуннан соң Ул Ягъкубка, шулай ук барлык рәсүлләргә күренде. Ә инде һәммәсеннән соң, мин «җитлекми туган бала» сыман булуга карамастан, миңа да күренде. Чѳнки мин – рәсүлләрнең иң әһәмиятсезе, һәм рәсүл дип аталырга лаеклы да түгелмен, чѳнки Аллаһы бердәмлеген эзәрлекләдем. Әмма хәзер мин кем булсам, Аллаһы мәрхәмәте белән булдым. Ул күрсәткән мәрхәмәт бушка китмәде: мин башкаларга караганда тырышыбрак хезмәт иттем. Хәер, мин түгел, бәлки минем белән булган Аллаһы мәрхәмәте хезмәт итте. Шулай итеп, минме, алармы, без шуны игълан итәбез, һәм сез шуңа иман иттегез. Мәсих үледән терелтелгән дип игълан ителгәч, ничек сезнең кайберләрегез, үлгәч терелү юк, дип сѳйли ала соң? Үледән терелү юк икән, Мәсих тә үледән терелтелмәгән булып чыга. Әгәр Мәсих терелеп тормаган икән, безнең хәбәребез дә, сезнең иманыгыз да буш була. Моннан тыш без Аллаһы хакында да ялган шаһитләр булыр идек, чѳнки, Ул Мәсихне үледән терелтеп торгызды, дип шаһитлек иттек. Хәлбуки, үлеләрнең терелүе булмагач, Аллаһы Мәсихне дә терелтеп торгызмаган булып чыга. Чѳнки, үлеләр терелтелми икән, Мәсих тә үледән терелтелмәгән була. Әгәр Мәсих терелеп тормаган икән, иманыгыз – буш, сез әле дә үз гѳнаһларыгыз белән бергә. Бу инде – Мәсихкә иман итеп үлгәннәр дә һәлак булдылар дигән сүз. Мәсихкә бу тормышта гына ѳмет багласак, без барлык кешеләргә караганда да кызганычрак. Әмма ләкин чыннан да Мәсих үлеләр арасыннан беренче булып терелеп торды. Чѳнки, үлем кеше аша килгән кебек, үледән терелеп тору да бер Кеше аша килде. Адәм аркасында һәммәсе үлгән кебек, Мәсих бәрабәренә һәммәсе яңадан тереләчәк. Һәркем үз чиратында: беренче булып Мәсих, соңыннан, Ул килгәндә, Аныкылар тереләчәк. Шуннан соң ахыры килер, Ул, һәртѳрле җитәкчелекне, хакимиятне, кодрәтне юкка чыгарып, Патшалыкны Ата-Аллаһыга тапшырачак. Чѳнки барлык дошманнарын Үз аягы астына салганга кадәр Мәсих патшалык итәргә тиеш. Һәм соңгы дошман – үлем юкка чыгарылачак. Чѳнки Изге язмада әйтелгәнчә, «Аллаһы һәрнәрсәне Аның аягы астына салып буйсындырды». Һәрнәрсә Мәсихкә буйсындырылды диелгән икән, аңлашыла ки, һәрнәрсәне Аңа Буйсындыручы Аллаһыдан башка буйсындырылды. Ә инде һәрнәрсәне Мәсихкә буйсындыргач, Угыл Үзе дә һәрнәрсәне Аңа Буйсындыручыга буйсыначак, шулай итеп, Аллаһы һәммә нәрсәдә бар нәрсә булачак. Югыйсә, ник үлеләр ѳчен суга чумдырылу йоласын үтиләр? Үлеләр бѳтенләй терелеп тормагач, ник үлеләр ѳчен моны эшлиләр? Ни ѳчен без үзебез һәрвакыт куркыныч астында торабыз? Мин һәр кѳн үлем белән йѳзгә-йѳз очрашам. Имандашлар, бу турыда сезнең ѳчен кичергән горурлыгым белән Раббыбыз Мәсих Гайсә алдында ант итәм. Гади кешеләр кебек уйлаганда, үлеләр терелтелмәсә, Эфестә ерткычлар белән кѳрәшүемнән миңа ни файда? Үлеләр терелтелмәсә, «ашыйк, эчик, чѳнки иртәгә үләчәкбез!» Алданмагыз: «азгын кешеләр белән аралашу яхшы әхлакны боза». Кирәгенчә айныгыз һәм гѳнаһ кылмагыз. Чѳнки сезгә оят булсын ѳчен әйтәм: кайберләрегез Аллаһыны белми. Кем дә булса: «Үлеләр ничек терелеп торачаклар? Һәм аларның тәне нинди булыр?» – дип сорый ала. Әй акылсыз! Син чәчкән нәрсә, башта үлмәсә, терелмәячәк. Син, чәчкәндә, булачак үсемлекнең үзен түгел, бәлки бер орлыкны – бодай яки нинди дә булса башка орлыкны чәчәсең. Әмма Аллаһы аңа ничек теләсә, шундый тән бирә, һәр орлыкка үз тәнен бирә. Һәр тән бертѳрле түгел. Кешеләрнең тәне башка, хайваннарныкы башка, балыкларның, кошларның да тәне башка. Күктәге җисемнәр дә, җирдәге җисемнәр дә бар, әмма күктәге җисемнәрнең гүзәллеге җирдәге җисемнәрнекеннән аерыла. Кояшның да, айның да, йолдызларның да җемелдәүләре башка. Йолдызлар да үзара җемелдәүләре ягыннан бер-берсеннән аерыла. Үлеләр терелеп торганда да шулай булачак. Тән чери торган булып күмелә, ә мәңге үлми торган булып терелтелә. Кимсетелеп күмелә, данланып терелеп тора. Зәгыйфь килеш күмелә, кѳчле булып терелеп тора. Канлы тән күмелә, рухи тән терелеп тора. Канлы тән бар икән, рухи тән дә бар. Изге язмада болай дип язылган: «Беренче кеше – Адәм – тере җан иясе булды»; ә соңгы Адәм – тормыш бирүче Рух. Әмма беренче булып рухи түгел, бәлки канлы тәннән торган килде, аннан соң гына рухи килде. Беренче кеше туфрак белән яратылды, ул – җирдән. Икенче Кеше – күктән. Җирнекеләр туфрак белән яратылган кеше кебек, күкнекеләр күктән булган Кеше кебек. Без хәзер туфрак белән яратылган кешенең кыяфәтен йѳрткән кебек, киләчәктә күктән булган Кешенең кыяфәтен йѳртәчәкбез. Имандашлар, шуны да әйтим: тән һәм каннан торганнар Аллаһы Патшалыгына ия була алмас, һәм фани да мәңгелеккә ия була алмас. Серне әйтәм сезгә: без барыбыз да үлмәячәкбез, әмма быргының соңгы тавышы яңгыраганда кинәт, күз ачып йомганчы, һәммәбез үзгәртеләчәкбез. Чѳнки быргы кычкырганда үлеләр мәңге үлми торган булып терелеп торачаклар, һәм без үзгәртеләчәкбез. Серне әйтәм сезгә: без барыбыз да үлмәячәкбез, әмма быргының соңгы тавышы яңгыраганда кинәт, күз ачып йомганчы, һәммәбез үзгәртеләчәкбез. Чѳнки быргы кычкырганда үлеләр мәңге үлми торган булып терелеп торачаклар, һәм без үзгәртеләчәкбез. Боерык ишетелгәндә, җитәкче фәрештәнең һәм Аллаһы быргысының тавышы астында күкләрдән Раббы Үзе тѳшәчәк һәм Мәсихкә ышанып үлгәннәр беренче булып тереләчәкләр.
Выбор основного перевода