Выбор основного перевода
Открыть комментарий или сравнить с другим переводом
Выбор книги основного перевода
Параллельные места
Адәм Улы Үзенең даны белән һәм Үзенең барлык фәрештәләре белән килгәч, шѳһрәтле тәхетенә утырачак. Һәм Аның каршына барча халыклар китереләчәк. Ул, кѳтүче сарыкларны кәҗәләрдән аерган кебек, кешеләрне икегә аерачак. Сарыкларны Үзенең уң ягына, ә кәҗәләрне исә сул ягына бастырыр. Шунда уң ягында торучыларга Патша: «Килегез, Минем Атамнан фатиха алганнар! Дѳнья яратылган кѳннән бирле сезнең ѳчен әзерләп куелган патшалыкны мирас итеп алыгыз. Чѳнки ач идем, сез Мине ашаттыгыз; сусаган идем, сез Мине эчерттегез; Мин – чит илдән килдем, сез Мине ѳегездә кабул иттегез; ялангач идем, сез Мине киендердегез; авырган идем, сез Мине кайгырттыгыз; тѳрмәдә идем, сез Минем яныма килдегез», – дип әйтер. Шунда тәкъвалар: «Раббыбыз! Синең ач булуыңны күреп, без кайчан ашаттык; сусаганыңны күреп, кайчан эчерттек? Синең чит илдән килгәнеңне күреп, кайчан сыеныр урын бирдек; ялангач булуыңны күреп, кайчан киендердек? Авырганыңны һәм тѳрмәдә утырганыңны күреп, кайчан Синең яныңа бардык?» – дип сорарлар. Һәм Патша аларга җавабында: «Сезгә хак сүз әйтәм: Минем кечкенә туганнарымның берсенә нәрсә генә эшләгән булсагыз да, Миңа эшләгән буласыз», – дип әйтер. Аннан соң Ул Үзенең сул ягында торучыларга әйтер: «Китегез Минем янымнан, ләгънәт тѳшкәннәр! Иблискә һәм аның фәрештәләренә билгеләп куелган мәңгелек утка барыгыз! Чѳнки Мин ач идем, сез ашатмадыгыз; сусаган идем, сез эчертмәдегез; чит илдән килгән идем, сез Мине ѳегездә кабул итмәдегез; ялангач идем, сез Мине киендермәдегез; авыру чагымда һәм тѳрмәдә утырганда сез яныма килмәдегез». Шунда тегеләре дә: «Раббыбыз! Кайчан без Синең ач булуыңны, сусавыңны, чит илдән килгәнеңне, ялангач, авыру булуыңны, тѳрмәдә утыруыңны күреп, Сиңа ярдәм итмәдек?» – дип сорарлар. Һәм шул чакта Ул: «Сезгә хак сүз әйтәм: бу кечкенә туганнарымның берсенә эшләмәгән нәрсәне Миңа да эшләмәдегез». Һәм алар мәңгелек җәзага, ә тәкъвалар мәңгелек тормышка барачак. Әмма Раббы кѳне якынлаша! Карак кѳтмәгәндә кергән кебек, Раббы да шулай киләчәк. Күкләр кѳчле дѳмбердәгән тавыш астында юкка чыгачак; күк җисемнәре утта янып таркалачак; җир ѳстендәге һәммә нәрсә фаш ителәчәк. Әгәр һәммә нәрсә шулай таркалачак икән, ул чакта сез нинди кеше булырга тиеш соң? Сез Аллаһының кѳнен кѳткәндә һәм ул кѳннең тизрәк килүе ѳчен тырышканда, тормышыгыз изге һәм Аллаһыга багланган булуы кирәк. Ул кѳнне күк янып таркалачак һәм кызулыктан күк җисемнәре эреп бетәчәк.
Выбор основного перевода