Выбор основного перевода
Открыть комментарий или сравнить с другим переводом
Выбор книги основного перевода
Параллельные места
Гайсә аларга янә:– Мин китәм. Сез Мине эзләрсез. Сез үз гѳнаһыгыз белән үләрсез. Мин китәчәк урынга сез килә алмассыз, – дип әйтте. – Сез Минем мәңге бар икәнемә ышанмасагыз, үз гѳнаһларыгыз белән үләрсез. Шуңа күрә Мин сезгә: «Сез гѳнаһларыгыз белән үләрсез», – дидем. Һәм соңгы дошман – үлем юкка чыгарылачак. «Үлем! Синең җиңүең кайда? Үлем! Синең угың кайда?» – дип, Изге язмада язылган сүзләр тормышка ашар. Һәм аксыл тѳстәге атны күрдем. Аның ѳстендәге җайдакның исеме «Үлем», ә аның артыннан бѳтен үлем патшалыгы килә иде. Аларга җиһанның дүрттән бер ѳлешендәге кешеләрне кылыч, ачлык, үләт һәм кыргый хайваннар белән үтерергә хакимлек бирелде. Әмма куркакларның, тугры булмаганнарның, әшәкеләрнең, кеше үтерүчеләрнең, фәхешлек кылучыларның, сихерчеләрнең, потка табынучыларның, барлык ялганчыларның ѳлеше ут һәм күкерт белән ялкынланып торган күлдә. Бу – икенче үлем».
Выбор основного перевода