4
Аннан соң, мин тәхетләрне һәм анда утыручыларны күрдем. Аларга хѳкем итәргә хокук бирелгән иде. Гайсә хакында шаһитлек иткәннәре ѳчен һәм Аллаһы сүзе ѳчен башлары киселгән, җанварга һәм аның сынына табынмаган, маңгайларына һәм кулларына тамга салдырмаган кешеләрнең җаннарын күрдем. Алар үледән терелеп тордылар һәм Мәсих белән мең ел буе патшалык иттеләр.