Выбор основного перевода
Открыть комментарий или сравнить с другим переводом
Выбор книги основного перевода
Параллельные места
Балаларым! Хәзер соңгы вакытлар. Мәсихнең дошманы киләчәге хакында сез ишеткән идегез инде. Хәзер Мәсихнең күп дошманнары чыктылар. Ахыргы вакыт җиткәнен шуннан беләбез дә инде. Аннан соң җирдән чыгучы башка җанварны күрдем. Аның ике мѳгезе бәрәннекенә охшаш һәм ул аждаһа кебек сѳйли иде. Ул беренче җанварның бѳтен вәкаләте белән аның алдында гамәл кыла иде, җирне һәм анда яшәүчеләрне үлем дәрәҗәсендәге ярасы тѳзәлгән беренче җанварга табындырды. Ул зур галәмәтләр эшли иде, хәтта кешеләр алдында күктән җиргә ут яудыра иде. Ул беренче җанвар алдында эшләргә бирелгән галәмәтләре белән җирдә яшәүчеләрне алдый иде. Аларга кылычтан яраланган һәм терелгән җанвар сынын ясарга кушты. Беренче җанварның сыны сѳйләсен һәм аңа табынмаган һәркем үлемгә бирелсен ѳчен, икенче җанварга ул сынга җан кертергә рѳхсәт ителде. Һәм икенче җанвар кечеләрнең һәм бѳекләрнең, байларның һәм фәкыйрьләрнең, иреклеләрнең һәм колларның уң кулларына яисә маңгайларына тамга салдырды. Шушы тамгасы, ягъни җанвар исеменең тамгасы яки аның исеменең саны булмаган һәркем сатып та ала алмады һәм сата да алмады.
Выбор основного перевода