Выбор основного перевода
Открыть комментарий или сравнить с другим переводом
Выбор книги основного перевода
Параллельные места
Чѳнки Яхшы хәбәрдән оялмыйм, ул – һәр иман итүчегә, башта яһүдкә, аннары яһүд булмаганга да, котылу ѳчен Аллаһының кодрәте бит. «Раббы Аллаһыбыз! Син дан, хѳрмәт һәм кодрәт кабул итәргә лаеклы. Чѳнки һәммә нәрсәне Син яраттың, Һәм барысы да Синең ихтыярың белән булдырылды һәм гамәлдә тора!» Бәрән бишенче мѳһерне кубаргач, корбан китерү урыны астында Аллаһы сүзе ѳчен һәм шаһитлек биргәннәре ѳчен үтерелгәннәрнең җаннарын күрдем. Алар: «Котылу тәхеттә утыручы Аллаһыбыздан һәм Бәрәннән килә!» – дип кычкырып әйттеләр. «Амин! Аллаһыбызга мактау һәм дан, тирән гакыл һәм рәхмәт, хѳрмәт, кодрәт һәм куәт мәңге булсын! Амин». Җиденче фәрештә быргысын кычкыртты. Һәм күктә: «Дѳнья патшалыгы инде Раббыбызның һәм Аның Мәсихенең Патшалыгы булды. Раббы мәңге патшалык итәчәк!» – дип әйтүче кѳчле тавышлар яңгырады. Шуннан соң, мин күктә кѳчле тавыш ишеттем: «Менә Аллаһыбызның коткаруы, кодрәте, патшалыгы һәм Аның Мәсихенең хакимлеге урнашты! Чѳнки Аллаһыбыз алдында кѳне-тѳне имандашларыбызны гаепләүче бәреп тѳшерелде. Әй, күк һәм изгеләр, рәсүлләр һәм пәйгамбәрләр! Аның хакында шатланыгыз, чѳнки сезгә каршы кылган гамәлләре ѳчен Аллаһы аны хѳкем итте.
Выбор основного перевода