Выбор основного перевода
Открыть комментарий или сравнить с другим переводом
Выбор книги основного перевода
Параллельные места
Кѳне-тѳне Үзен ярдәмгә чакыручы Үзе сайлаганнарны Аллаһы якламасмыни? Ул түзеп тора алырмы? Сезгә әйтәм: Ул тоткарланмас, яклар. Әмма Адәм Улы килгәч, җирдә иман табар микән? Алар кѳчле тавыш белән: «Кайчанга кадәр Син, изге һәм хакыйкый Хѳкемдар, җирдә яшәүчеләрне хѳкем итмәссең һәм безнең каныбыз ѳчен үч алмассың?» – дип кычкырдылар. Халыклар ярсыдылар. Синең ачу кѳнең килде һәм үлеләрне хѳкем итү вакыты җитте. Синең хезмәтче пәйгамбәрләреңә, изге кешеләреңә, Исемеңнән куркучы кечкенәләргә һәм зурларга әҗер бирү вакыты, Җирне һәлак итүчеләрне һәлак итү вакыты җитте!» Алар Аллаһы колы Мусаның җырын һәм Бәрәннең җырын җырлыйлар иде: «Чиксез кодрәт Иясе Раббы Аллаһы! Синең эшләрең бѳек һәм искиткеч. Халыкларның Патшасы, Синең юлларың гадел һәм хакыйкый. Мин корбан китерү урыны ягыннан килгән тавыш ишеттем: «Әйе, Чиксез кодрәт Иясе Раббы Аллаһы! Синең хѳкемнәрең хакыйкый һәм гадел!» Кулларында җиде касә булган фәрештәләрнең берсе килде дә миңа әйтте: «Кил монда. Мин сиңа күп суларда утыручы бѳек фахишәгә булачак хѳкем җәзасын күрсәтермен.
Выбор основного перевода