Выбор основного перевода
Открыть комментарий или сравнить с другим переводом
Выбор книги основного перевода
Параллельные места
– Кит, шайтан! – дип җавап бирде Гайсә. – Язылган: «Раббы Аллаһыңа табын, Аңа гына хезмәт ит». Петер йортка кергәндә Кѳрнили аның каршысына чыкты һәм Петернең аяклары алдына тезләнеп сәҗдә кылды. – Тор, мин дә кеше бит, – диде Петер һәм аны торгызды. Ул, Мәсихтә тормышка ашырырга карар кылган нияте буенча, безгә Үз ихтыярының яшерен максатын белдерде. Аның бу нияте исә моннан гыйбарәт: билгеләнгән вакыт җиткәч, күк һәм җирдә булганнарның барысын да Мәсихтә бер итеп берләштерү. Аждаһа хатынга нык ярсыды, һәм хатынның Аллаһы әмерләрен үтәүче, Гайсә хакында шаһитлек бирүче калган балаларына каршы сугышыр ѳчен китте. Шуннан соң аждаһа диңгез ярына басты.
Выбор основного перевода